Untitled Document

БИРНӘ

Бирнә мәсьәләсендә мөселманнарга үз мөмкинлекләреннән өстен булган әйберләрне алмаска, исрафлыктан, күз буяудан сакланырга кирәк. Тыйнаклык – һәр мөэминнең Коръән  буенча куелган үзенчәлеге. Шуңа да белергә кирәк ки: мөэминнәрнең кыйммәте матди әйберләрдә түгел, бәлки тәкъвалыктадыр. Матди әйберләр белән өстенлеккә омтылу бай эшкуарларның, монафикъларның, фасикъ һәм материалистларның хасиятедер. Мөселманнарга андый сыйфатлардан пакь булып, Коръән юлында йөрергә лазем.

“Алар Раббының аятьләрен тыңлаганда (мәгънәсенә) күз йоммас, ишетмәмешкә салышмаслар. Алар әйтер: “Йә, Раббыбыз, күңелләребезнең куанычы, күзләребезнең карасы кебек (затлы, пакь) хатыннар вә балалар бир. Безне саф мөселман халыкларына юлбашчы ит” (“Фуркан” сүрәсе, 73-74нче аятьләр).