НАМАЗ ВАКЫТЛАРЫ
Иртән кояш туганда
Черелдәшеп кошлар сайрый.
Ә син ни эшлисең?
Әллә һаман йоклап ятасың?
Уян, ал тәһарәт!
Таң ата – намазың кыл!
Өйлә вакыты.
Кояш һава уртасында.
Аның яктылыгы һәм эсселеге тагын да артты.
Тагын йоклап калма!
Намаз вакыты җитте!
Кояш кыздыруыннан туктап,
Бату ягына авышты.
Күләгәң икеләтә зур –
Ашык, тәһарәт ал, дусым!
Моннан да булмас эше зур –
Икенде кылу безгә лазем!
Кояш батып килә:
Офыкта аклык, кызыллык.
Вакытың сарыф итмә,
Вакытың аз!
Кыл ахшам намазын!
Һава караңгылыкка батты.
Ай күренде.
Йолдызлар җем-җем киләләр.
Кара, нинди гүзәл йолдызлы һава!
Ашык, намаз вакыты җитте!
Ястү кыл!