ҮЛЕМ ХӘЛЕНДӘ БУЛГАН КЕШЕ НИ ЭШЛӘР? (башы)
Кеше сәфәргә чыгар алдыннан үзе өчен сәфәр вакытында кирәк булган нәрсәләрне әзерләр. Үлем дә озын бер сәфәр булганы өчен, үлем хастасы белән авырган мөэмин бу сәфәр өчен азаккы әзерлекләрен тәмамлар.
Иң беренче белеп яки белмәү аркасында эшләнгән бөтен гөнаһлары өчен тәүбә кылыр, Аллаһтан кичерү сорар. Үз өстендә кол хакы булган булса, аны хак иясе кешегә бирергә тырышыр. Әгәр дә шул вакыт эчендә мөмкинлеге булмаса, аның түләнүе өчен васыять кылыр яки шул ук хак иясе кеше, гаилә белән бәхилләшер.
Тәүбә кылу белән мәгънәви яклап аруланган, бәхилләшү белән дә сәфәргә чыгарга әзерләнгән үлем хастасы бу озын юл өчен матди яклап та пакьләнер: тырнакларын кисәр; мөмкин булса, гөсел коеныр; култык асты, гәүрәт урыннарындагы төкләрне кырыр. Хәдистә: “Үлем фәрештәсе килгән вакытта тәһарәтле булган кешегә шәһид савабы бирелер”, – диелә. Шуңа да хастаны тәһарәтләндерү тиешле. Мөмкин булмаса, тәяммүм булса да алдырылыр.
Мөэмин кеше, тормышында булган кебек, авырган вакытта да Аллаһы Тәгалә биргән кыенлыкларга түзәр. Алардан берничек тә зарланып кешеләргә сөйләп тормас. Аллаһның биргән нигъмәтләрен искә төшереп, кыенлыкларга сабыр итәр.